название:
автор:
Минем өчен оҗмах - кайда син бар
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 931 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Минем өчен оҗмах - кайда син бар, Я тауларда, я диңгез буенда. Сандугач моңлана, кояш якты яна, Җилләр назлы - бары син булганда. Минем җәннәт - назлы кулларыңда, Шул кулларның мин тоям җылысын. Оҗмах ишекләре ачылгандай була, Иреннәрнең үпсәм иң татлысын. Аерылсам мин синең яныңнан, Гөлләр кебек, шиңәм мин, сулам. Сөю назларында иркәләнсәм әгәр, Җәннәтләргә мин кергәндәй булам. Тик үкенеч - минем бу оҗмахым Бары төш кенә ул, бАры томан. Алсу таңнар ата, мин йокыдан торам, Сөю томаны инде таралган.
А как ты думаешь, о чем песня "Минем өчен оҗмах - кайда син бар" ?